news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Горький музеенда Максим Горький исемендәге әдәби премияләрне тапшыру булды

^Горький музеенда Максим Горький исемендәге әдәби премияләрне тапшыру булды

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген М.Горький музей-мемориалында Максим Горький исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы булды. Һәм әлеге олы бүләк "Иң яхшы китап" номинациясендә шагыйрә Елена Бурундуковскаяга һәм "Намус һәм абруй өчен" номинациясендә Вил Мостафинга бирелде.

Билгеле булганча, әлеге премия ТР Мәдәният министрлыгы, Казанның Вахитов районы һәм М.Горький музее тарафыннан 2003 елда булдырылган иде һәм ул әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрьләргә, язучыларга тапшырылып килә. Әлеге бүләккә ия булучылар арасында Марк Зарецкий, Рөстәм Сабиров, Рөстәм Кутуй, Роза Кожевникова һәм Тимур Алдошин бар.

Казан консерваториясен тәмамлап, Мәскәүдә шушы юнәлештә аспиратнурада белем алган Елена Бурундуковская, сәнгать фәннәре буенча Мәскәү консерваториясендә кандидатлык диссертациясен яклаган. Бер үк вакытта ул сәнгать белән дә, иҗат белән дә шөгыльләнә һәм шуның нәтиҗәсе буларак аның “Учебник жизни собственной пишу" җыентыгы дөнья күрә.

"Дневные сны и бдения ночные", "Беседы на погосте", "Живу впервые" кебек шигырьләр җыентыгы авторы Вил Мостафин – журналист Сәлах Атнагуловның улы. Казан дәүләт университетының математика бүлеген тәмамлаган В.Мостафин Казан югары уку йортларында һәм тикшеренү институтларында эшләгән. Шигърияткә исә ул узган гасырның алтмышынчы елларында килә һәм бүген дә берсеннән-берсе үзенчәлекле шигъри әсәрләр иҗат итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100