news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький музеенда булачак әниләр өчен концерт оештырыла

Концертта күренекле композиторларның популяр классик әсәрләре яңгыраячак

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). 5 март көнне А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда “Тамаша” үзәге һәм музей тарафыннан оештырылган яңа проектның “Булачак әниләр өчен музыка” дип исемләнгән тәүге концерты була. Проект музыка һәм медицинаны берләштерә.
Программа Бах, Моцарт, Бетховен, Шопен, Чайковский һәм башка күренекле композиторларның популяр классик әсәрләреннән төзелгән.
Проект ТР Акушер-гинекологлар җәмгыяте химаясендә гамәлгә ашырыла.
Музейга килгән һәр кунакны “Йөкле хатыннар өчен йога” төркемендә бушлай шөгыльләнү өчен бүләк сертификаты һәм башка күңелле сюрпризлар көтә.


news_right_1
news_right_2
news_bot