news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький исемендәге паркта инглиз һәм испан телләрен өйрәнү буенча бушлай дәресләр уза

Дәресләр чит телләрнең нигезләрен белгән һәм белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә туры киләчәк.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда чит телләрне өйрәнү буенча бушлай курслар башланды. Инглиз һәм испан телләре буенча дәресләр Горький исемендәге паркта чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә уза. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр чит телләрнең нигезләрен белгән һәм белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә туры киләчәк. Очрашулар программасы дәресләргә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин булырлык итеп төзелгән. Дәресләрне Бөекбритания һәм Колумбиядән тел йөртүчеләр үткәрә.

Испан теле дәресләре Горький исемендәге паркта чәршәмбе 18.30 сәгатьтә, инглиз теле якшәмбе - 18.00 сәгатьтә уза. Катнашу өчен оештыручыларның сайтында теркәлергә кирәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100