news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте аркасында зур «бөке» барлыкка килгән

Горький шоссесында «Лада» белән Renault машинасы арасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында зур «бөке» барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итте.

Яндекс карта сервисы мәгълүматлары буенча, шосседа көчле бөке күзәтелә, ул чишелештән соң ук башлана.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бармы икәне хәзерге вакытта билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot