news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький паркында Татарстан һәм Башкортстан иҗат төркемнәренең уртак концерты була

Сишәмбе, 30 июнь көнне, Горький исемендәге паркта «Бию – ул халык җаны» дип аталган мәдәни фестиваль кысаларында саф һавада биюләргә бай матур концерт уздырыла. Бер сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның иң өлкән ике иҗат төркеме чыгыш ясаячак. Фестиваль кунакларын мәдәни мирасны саклауга, милләтара бердәмлекне ныгытуга багышланган халык сәнгате кичәсенә чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле күп еллар дәвамында татар халкының музыка, җыр һәм бию традицияләрен саклап яши, аны заманча яңгырата. Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле исә башкорт бию сәнгатен саклаучы төп иҗат төркеме булып тора. Аларның һәр чыгышы халык гореф-гадәтләрен, риваятьләрен һәм йолаларын чагылдыра.

Бәйрәм программасы 18:00 сәгатьтә тематик мәйданчыклар, фотозоналар эшеннән башлана. Әлеге мәйданчыкларда кунаклар халык иҗаты белән якыннанрак таныша ала. Төп концерт 19:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәгә бию осталыклары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган, Татарстан һәм Башкортстан данын еракларга таныткан тәҗрибәле артистлар чыгачак, дип хәбәр итә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе.

Бию сәнгатенә багышланган әлеге күркәм фестиваль бушлай оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot