news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький паркында күзәтү мәйданчыгы һәм Кабан күлендә фонтан: Казан ничек яңарачак?

2026 елда Казанның биш җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк.

Горький паркында күзәтү мәйданчыгы һәм Кабан күлендә фонтан: Казан ничек яңарачак?
Казан хакимияте шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан хакимияте шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Соңгы 15 елда яңартылган парклар һәм скверлар мәйданы биш тапкырга арткан. Быел бу эш дәвам итәчәк. Чиратта тагын биш җәмәгать киңлеге тора. Шәһәр ничек яңартылачак – «Татар-информ» материалында.

Соңгы 15 елда шәһәрдә төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләренең мәйданы биш тапкырга арткан

Казан елдан-ел яшелләнә – нибары 15 елда Татарстан башкаласында төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләренең мәйданы биш тапкырга арткан һәм 627 гектар парк һәм скверны тәшкил иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйнуров белдерде.

Аның әйтүенчә, быел шәһәрдә биш масштаблы төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла: Серов урамындагы бульвар, Ленин бакчасы, Горький паркы, «Тәбриз» скверындагы балалар мәйданчыгы һәм Түбән Кабан күле яр буеның өченче чираты.

Шәйнуров әйтүенчә, беренче дүрт проект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында яңартылачак, ә Кабан күле яр буе Татарстан бюджеты хисабына төзекләндереләчәк.

Альберт Шәйнуров: «Быел шәһәрдә биш масштаблы төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла»

Фото: kzn.ru

«Шәһәр халкы бу урынны урап уза иде»

Серов урамындагы бульварда күл тирәсендәге территорияне төзекләндерәчәкләр. Шәйнуров сөйләгәнчә, быел биредә агач түшәмә, дүрт күзәтү манарасы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен җайлаштырылган веломаршрут барлыкка киләчәк. Моннан тыш, бульварга керү урынында яктырткычлы эскәмия-стела һәм отбойниклар урнаштырачаклар.

Шәйнуров билгеләп үткәнчә, бу бульварны төзекләндерү эшенең дүртенче чираты. Биредә эшләр 2023 елда башланды. Узган елда эшчеләр бульвардагы күлне тәртипкә китерде.

Фото: kzn.ru

«Киңлек микрорайонда яшәүчеләр, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче шәһәрлеләр һәм «Ярдәм» үзәгенә килүчеләр өчен мөһим ял итү урынына әйләнде», – дип билгеләде ул.

«Анда сазлык, пычрак иде. Халык бу урынны урап уза иде. Хәзер исә бу урын бик күп кешене җәлеп итә», - диде Казан мэры Илсур Метшин. Шәһәр мэры эшләрне җәй азагына төгәлләргә планлаштыруларын әйтте.

Ленин бакчасына керү урыны һәм Горький паркында күзәтү мәйданчыгы

Тагын бер проект Ленин бакчасына керү урынында Александр Бутлеров һәйкәле янындагы зонаны төзекләндерүне күздә тота. Игътибар имин хәрәкәтне оештыруга һәм Профессор Нужин урамындагы парковканы тәртипкә китерүгә юнәлтеләчәк.

Моннан тыш, юлларны, яктырту җиһазларын яңарту, декоратив элементлар урнаштыру һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла.

Горький паркында яңа күзәтү мәйданчыгы булдырылачак

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Любовь» һәм «Мәхәббәт» арт-объектлары урнашкан урында яңа күзәтү мәйданчыгы булдырылачак.

«Мәйданчыктан Яңа Савин районының яңа архитектур кыяфәтенә күренеш ачылачак. Яңа ноктага ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез», - диде Илсур Метшин.

«Тәбриз» скверында Беренче шәһәр балалар хастаханәсе янында яңа балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Шәйнуров сүзләренчә, алга таба территорияне Мәскәү базары янындагы сквер белән бердәм җәяүлеләр маршруты белән тоташтыру планлаштырыла.

Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең яңа этабы башланды

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Су бакчалары һәм күл өсте сукмаклары

Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең яңа этабы Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленнән алып Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр 1,5 километр озынлыктагы участокны үз эченә алачак. Бу – төзекләндерү эшенең өченче чираты. Эшләр республика акчалары хисабына башкарыла.

Шәйнуров билгеләп үткәнчә, быел яр буеның түбән ярусына игътибар бирәчәкләр. Биредә су янында күлгә төшеп була торган юллар, шулай ук күзәтү мәйданчыклары һәм су өсте сукмаклары булдырылачак.

«Проектның мөһим өлеше – су бакчалары. Барлык этаплар тәмамланганнан соң Түбән Кабан күле тирәсендә биш километрлы җәяүле маршрут формалашачак», – дип билгеләп үтте Шәһәрне төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары.

Камал театры янында «Россиядә аналоглары булмаган» яңа фонтан барлыкка киләчәк

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Камал театры янында яңа фонтан барлыкка килә

Камал театры янында «Россиядә аналоглары булмаган» яңа фонтан барлыкка киләчәк, дип уртаклашты Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, шәһәр администрациясе Сбербанк белән берлектә фонтанны проектлау белән шөгыльләнә.

«Мин Герман Греф (банк җитәкчесе) белән очраштым. Ул проектны хуплады. Объект илебездәге иң яхшы фонтаннарның берсе булыр, дип өметләнәбез», – дип белдерде Метшин.

Яңа фонтан декоратив функцияләр генә үтәмәячәк, күлнең экологик аспектын да яхшыртачак. «15 ел элек театрның элеккеге бинасы янында фонтан ясау Кабан күле экологиясенә ничек уңай тәэсир иткәнен хәтерлибез. Суга балыклар, үрдәкләр кайтты, күлнең флорасы һәм фаунасы яхшы якка үзгәрде», - диде Метшин.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot