news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький паркында «Итил» фестивалендә Идел буе халыклары мәдәнияте тәкъдим ителәчәк

20 августта Казанда Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган икенче «Итил» фестивале узачак. Быел бәйрәм мәйданчыгы Горький паркында була.

Фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән тәм-томнар, балалар өчен мастер-класслар, бию перформанслары һәм фолк-музыкантларның чыгышлары оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Итил» рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мариларны – борынгы заманда Итил дип аталган Идел елгасы ярында яшәүче төрле халыкларның вәкилләрен берләштерәчәк. Музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр иҗат аша казанлыларны халыклар тарихы һәм ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән таныштырачак», ди оештыручылар..

Фестивальнең хедлайнерлары һәм тулырак программасы соңрак анонсланачак. «Итил» 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100