news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький паркында «Итил» фестивале узачак

9 август көнне Казандагы Горький исемендәге паркта Идел буе халыкларының этник мәдәниятен чагылдырган алтынчы «Итил» фестивале булачак.

Быел бу вакыйга төбәкләрнең милли музыкасын, заманча сәнгатен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәни башлангычларын «Без – тамырлар дәвамы» дигән гомуми тема астында берләштерәчәк. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен милли аш-су мәйданчыгы, кул эшләре ярминкәсе, һөнәрчелек остаханәләре булган гаилә мәйданчыгы, җанлы чаралар әзерләнгән.

Яшел аланлыкта урнашачак музыкаль сәхнә фестивальнең төп мәйданчыкларының берсенә әйләнәчәк. Концерт программасы 14:10 сәгатьтә башланып китә. Көн дәвамында биредә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Эл республикаларыннан килгән башкаручылар чыгыш ясаячак. Алар үз төбәкләренең үзенчәлекле яңгырашын һәм музыкаль мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Итил» фестивале беренче тапкыр 2021 елның сентябрендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган иде. Төрле елларда бу шәһәр чарасында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия һәм Марий Эл вәкилләре катнашты. «Итил» быел алтынчы ел Казан һәм башка шәһәр кунакларын бергә җыя. Ул Идел буе халыклары мәдәнияте белән төрле чаралар: лекцияләр, остаханәләр, милли аш-су мәйданчыклары, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм уеннар аша танышырга чакыра. Музыкаль программа гадәттәгечә фестивальнең төп өлешләренең берсенә әйләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot