Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Горький исемендәге паркта Илһам Шакировның җырларыннан торган концерт узды
Казанның Горький исемендәге паркында ачык һавада концерт булды. Анда татар сәхнәсе йолдызлары һәм легендар татар җырчысы Илһам Шакировның культ җырларын Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме авторлык эшкәртмәсендә тәкъдим итте.
Концерт музыкант Malsi Music үзгәртеп ясаган җырларны тәкъдим итүдән башланып китте.
Илһам Шакиров җырларына трибьютта Руслан Закиров, Илгиз Шайхразиев, Илгиз Мөхетдинов, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Эльвира Мифтахова кебек танылган җырчылар катнашты. Алар Илһам Шакиров җырларының заманчалаштырылган вариантларын башкарды, ә тамашачы аларга кушылып җырлады.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Руслан Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә концерттан алган хис-кичерешләре турында сөйләде. Бу концерт - Юрий Федоровның зур хезмәте. Без, җырчылар, мин күбрәк үзем турында әйтәм, әзер материалга килүче. Урамда салкын булса да, шактый тамашачы килде һәм таныш җырларны безнең белән бергәләп җырлады. Көз башында Илһам Шакировка багышланган зур чара оештыру - бик зур эш. Мин бу проектның бер өлеше булганыма бик шатмын, - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз