news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

2 сентябрьдә Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстанның һәм Россиянең 40 тан артык рәссамының рәсем сәнгате, график һәм скульптура эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителәчәк.

  • Күргәзмә татар ат токымына – аргамакка багышланган, аны 2018 елда РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт комиссиясе теркәгән. Борынгы заманнарда аргамак хуҗалыкта һәм хәрби эштә кулланыла, ләкин вакытлар узу белән юкка чыга диярлек. Татарстанда ат токымын торгызу күргәзмәне оештыруга этәргеч биргән.

Күргәзмәне беренче тапкыр 2020 елда Лениногорскида тәкъдим иткәннәр, аннары ул Татарстанның башка районнарында күрсәтелгән.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, тантаналы чарага керү бушлай. Экспозицияне 25 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot