news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горьки паркы янында хәрәкәт иркенәя

Горьки паркы янында хәрәкәт иркенәя

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Вишневский һәм Н.Ершов урамнары киселешендәге җир асты транспорт тоннеле бүген кулланылышка тапшырыла. Корылманың озынлыгы – 73 метр, киңлеге – 27,4, биеклеге – 5 метр. Автомобильләр һәр юнәлешкә өч рәт буенча хәрәкәт итә ала. Тоннельдән чыгу урыны 1238 метр булу сәбәпле, автотранспорт төрле юнәлешләргә каршылыкларсыз китә ала.

Объектны файдалануга тапшыргач аның янындагы урамнарда муниципаль транспорт хәрәкәте үзгәрәчәк. Мәсәлән, Карл Маркс урамы буенча бары тик шәһәр үзәгенә генә барачак, ә Совет районы ягына машиналар Горький урамы буйлап кайтачак. Трамвайлар исә, Карл Маркс урамы буйлап йөрүләрен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100