news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында яңа ел концертында йолдызлар чыгыш ясый

Кичәнең хедлайнеры - Благовещенскидан популяр “Минем Мишель” төркеме.

Горки-Әмәт урманында яңа ел концертында йолдызлар чыгыш ясый
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 гыйнварда, Казанның Горки-Әмәт урманында “Паркларда кыш” программасы буенча төрле артистлар катнашында яңа ел концерты була. Бу хакта Instagram’да “Татарстан парклары һәм скверлары” битендә хәбәр ителә.

Кичәнең хедлайнеры - Благовещенскидан популяр “Минем Мишель” төркеме.

Бәйрәм программасында Doratti кавер-төркеме булачак, шулай ук призлы конкурслар оештырылачак.

Керү ирекле, бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100