news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында скалодром, елантау һәм экосукмак булачак

Быел урман-парк зонасын төзекләндерүнең өченче чираты башлана.

Горки-Әмәт урманында скалодром, елантау һәм экосукмак булачак
Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Урман-парк зонасын төзекләндерүнең өченче чиратын гамәлгә ашыру барышында, Горки-Әмәт урманында скалодром, елантау һәм экосукмак барлыкка киләчәк. Урманнарны төзекләндерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президентының ярдәмчесе Н.Фишман җитәкчелегендә Казан парклары һәм скверлары дирекциясе вәкилләренең кичәге җыелышында фикер алыштылар.

Җыелышта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Катнашучылар арасында казанлыларның сораулары һәм тәкъдимнәре буенча фикер алыштылар.

Өченче чираттагы яңа проектлардан 110 машинага яңа парковка ясауны, өченче чокырны төзекләндерү һәм елантау рәвешендә өстәмә балалар зонасы төзелешен билгеләп үтәргә мөмкин.

Моннан тыш, территориянең экологик иминлеге буенча эшләр башкарылачак, экологлар белән бергә экосукмаклар булдырылачак. Велосипедчылар юлындагы эзләрне яңарту һәм Бертуган Касыймовлар урамы ягыннан арба этүче әниләр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җәяүлеләр юлы булдыру, светофор кую планлаштырыла.

Спорт яратучылар өчен скалодром куелачак. Конструкция эчендә балалар өчен “әйләнеп йөрү” зонасы да оештырылачак.

Күрше йортта яшәүче Мария Зверева паркта барбекю зонасын оештырырга тәкъдим итте. Урман-парк зонасында ачык ут куллану куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм тибигать мохитендә антропоген фактор йогынтысы мәсьәләләре күтәрелде.

Президент ярдәмчесе барбекю зонасын ачык ут кулланмыйча булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Наталия Фишман җыелыш нәтиҗәләреннән канәгать калды. Аның фикеренчә, яңа проектларның глобальлеге халык ихтыяҗына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100