news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында һинди-рок стилендәге концерт була

Музыкантлар кышын урамда чыгыш ясарга яратуларын, ә аларның музыкасы салкында да җылытырга сәләтле булуын әйтә.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Раштуа бәйрәме алдыннан, 6 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә СБПЧ («Самое Большое Простое Число») төркеме концерты була. Музыкантлар һинди-рок, абстракт хип-хоп, эмбиент стилендә уйный. Бу хакта Казанның Скверлар һәм парклар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу кичне музыкантлар төркеме бәйрәм ясаячак һәм иң яхшы җырларын башкарачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

СПБЧ төркеме музыкантлары кышын урамда чыгыш ясарга яратуларын, ә аларның музыкасы каты суыкта да җылытырга сәләтле булуын әйтә.

  • СПБЧ 2016 елда Кирилл Иванов һәм «Елочные игрушки» дуэты тарафыннан оештырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100