news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горки-Әмәт урманында иң креатив Кар бабай сынын сайлыйлар

Фестивальдә катнашучылар Кар бабай ясаячак һәм иң зур Кар бабай ачыкланачак.

Горки-Әмәт урманында иң креатив Кар бабай сынын сайлыйлар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2 гыйнварда Горки-Әмәт урманында кар сыннары ясарга яратучылар җыелачак һәм алар иң креатив сынчы исеме өчен көрәшәчәк. Бу хакта Казанның Скверлар һәм парклар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә катнашучылар Кар бабай ясаячак. Биредә иң зур Кар бабай сынын билгеләячәкләр. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

3 гыйнварда 13.00 сәгатьтә теләге булган һәркем Эбру техникасында кар бөртеге ясау буенча бушлай мастер-класска кушыла ала.

4 гыйнварда 12.00 сәгатьтә кар атып уйнау чемпионаты балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәм була.

5 гыйнварда 12.00 сәгатьтә “Мин вәгъдә итәм” дигән бушлай чаңгы ярышлары оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot