news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горки-Әмәт урманында «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясенең финалы була

Ярышта интернат-йортларда тәрбияләнүчеләр катнаша.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 10 мартта Казанның Горки-Әмәт урманында «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясенең финал ярышы узачак. Йөгерешләрдә интернат-йортларда тәрбияләнүчеләр катнаша. Бу турыда Казан мэриясе матбуг хезмәте хәбәр итте.

Төрле мастер-классларда үз көчләрен сынап караган катнашучылар финалда чыгыш ясый.

Биредә шулай ук мәдәни программа да була.

Әлеге акция гыйнвар аенда башланды. Укучылар өчен чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгыда йөрү буенча мастер-класслар үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot