news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велоярыш узачак

4 октябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Бәхет белән узышу» велоярышы узачак. Егетләргә 380 метрлы дистанцияне үтәргә туры киләчәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедта узышу Казанда инде җиденче мәртәбә оештырыла. Булачак ярышларда махсус җиһазландырылган велосипедларда һәм тәгәрмәчле башка хәрәкәт чараларында ике велостарт, шулай ук концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылачак. Велосипедта йөрү программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Ярышта катнашу өчен теркәлергә һәм саклагыч шлем алырга кирәк.Балаларны җыю 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.

Велоярышны «Игелекле Казан», шәһәр Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Альпари» хәйрия фонды оештыра. Чара Президент грантлары фонды ярдәме белән узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100