news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горки-Әмәт урманында архитектор белән экскурсия оештырыла

Казанда якшәмбе көнне, 5 июльдә, 11:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урман-паркында «Урман дуслары» проекты кысаларында архитектор белән экскурсия оештырыла. Очрашуда катнашучылар иҗтимагый киңлек буйлап йөриячәк, табигатьне күзәтәчәк һәм аның үзенчәлекләре турында фикер алышачак.

Экскурсияне архитектор, шәһәр төзүче, эксперт Дарья Толовенкова үткәрәчәк. Ул шәһәр мохитенең урманга ничек тәэсир итүе һәм искиткеч табигать почмагын саклап калу өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеге турында сөйләячәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Катнашучыларны алдан теркәлергә сорыйлар.Очрашу урыны Җиңү проспекты ягыннан керү төркеме янында оештырыла.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot