Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Горки-Әмәт урманында җәйге фестиваль ачыла
Иртәгә, 23 майда, 7:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Казан паркларында һәм скверларында җәйге ял чоры ачылуга бәйле Горки-Әмәт урманында фестиваль узачак. Бәйрәм кунаклары өчен медитация, урман буйлап экскурсия, зумба, кошлар сайравын тыңлау, төрле мастер-класслар, уеннар, рәсемнәр ясау өчен җыеннар үткәреләчәк һәм ачык лекторий оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Саф һавада аерым мәйданчыкта теләгән һәркем шахмат уйный, икенчел чималның вак төрләрен эшкәртүгә тапшыра, өстәл уеннары уйный алачак. Ә яшелчә яратучылар өчен җәмәгать бакчалары ачылышы уздырылачак.
Мәйданчыкта тамак ялгап алу зонасы һәм музыкаль сәхнә оештырыла.
Фестивальнең тулы программасы белән танышу һәм кошлар сайравын тыңлау өчен теркәлүне Парклар һәм скверлар дирекциясенең рәсми сайтында узарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, җәйге ял итү чоры Казан паркларында һәм скверларында 23 майда башлана. Җәй буена шәһәр халкын һәм кунакларны бай чаралар программасы көтә. Шәһәрнең барлык иҗтимагый киңлекләрендә кызыксыну буенча клублар эшли башлаячак, концертлар, фестивальләр, кино күрсәтүләр, бию мастер-класслары, караоке кичәләре, саф һавада күнегүләр һәм башка вакыйгалар оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз