news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Горизонт" бакчачылык җәмгыятендә гражданнар сугышы "кайтавазы"

"Горизонт" бакчачылык җәмгыятендә гражданнар сугышы "кайтавазы"

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Лаеш районының Усад авылыннан ерак түгел урнашкан "Горизонт" бакчачылык җәмгыятендәге участок хуҗалары узган шимбәдә гражданнар сугышы елларындагы мина тапканнар. Һәлакәт урынына чакырылган ТР Эчке эшләр министрлыгы саперлары табылдыкны юк итәр өчен полигонга алып чыккан. Ә икенче көнне Казанның Кызыл Армия урамындагы 29 йорт тирәсендә җир казу эшләре вакытында эшчеләр әлеге тарихи чорга туры килүче 122 миллиметр калибрлы артиллерия снарядына тап булганнар. Куркыныч табылдык ТР Эчке эшләр министрлыгы саперлары тарафыннан юк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100