Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Горемыкин контракт буенча хәрби хезмәткә җыю планы 89,3 процентка үтәлүен әйтте
2026 елда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю планы – 89,3 процентка, ә пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу планы 98,7 процентка үтәлгән. РФ саклану министры урынбасары – РФ Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Виктор Горемыкин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Бүгенге көнгә 2026 елга контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу планы – 89,3 процентка, ә пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу планы 98,7 процентка үтәлде», – дип искәртте армия генералы.
Горемыкин контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары Россия Кораллы Көчләрен шәхси состав белән тулыландыруның төп системасы булуын искәртте.
Әлеге челтәр өзлексез рәвештә үсә һәм камилләшә. Хәзерге вакытка ул Федерациянең 87 субъекты административ үзәкләрендә булдырылган 96 пунктны үз эченә ала, диде ул.
Сентябрь аенда РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия армиясенең ихтыяҗлары контрактниклар һәм хәрби хезмәткә үз теләге белән баручылар хисабына тулысынча канәгатьләндерелә, шуңа күрә мобилизация үткәрүнең кирәге юк, дип ышандырган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз