news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горбачевның соңгы Киңәшчесе Рәфыйк Нишанов вафат

Мәскәүдә 96 яшендә совет сәясәтчесе һәм дипломат Рәфыйк Нишанов вафат. Бу турыда Nuz үзбәк басмасы хәбәр итә.

Рәфыйк Нишан улы Нишанов 1926 елның 15 гыйнварында Ташкент янындагы Газалкент авылында туа. 1943 елда комсомол активисты була, 1945 елдан 1950 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. 1951 елда партия эшенә күчә, 1959 елда Ташкент кичке педагогия институтын тәмамлый.

1962 елда Ташкент шәһәр Башкарма комитеты рәисе, тагын бер елдан — идеология буенча секретарь һәм Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Үзәк комитеты бюросы әгъзасы булып эшли.

1970 елда Нишанов дипломатлык эшенә күчерелә: ул Цейлонда (соңрак — Шри - Ланкада) СССР илчесе итеп билгеләнә, шул ук вакытта Мальдив Республикасында да. Аның кул астында эшләүчеләр арасында булачак РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров та була. Ул вакытта Лавров илчелек атташесы булып эшли. 1978 елда исә, Иорданиягә илче итеп билгеләнә.

1985 елда Нишанов Советлар Союзына кире кайта. Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Тышкы эшләр министры (1985-1986 еллар), Югары Советы Президиумы рәисе (1986-1988 еллар), Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы Компартиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре (1988-1989 еллар) була.

1987 елдан 1988 елга кадәр СССР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары булып эшли. 1989 елның июнендә Нишанов СССР Югары Советының Милләтләр Советы Рәисе була. СССР халык депутатларының IV Съездында нәкъ менә ул яңа Союз килешүе проектын укый.

1991 елның сентябрендә ул СССР президенты Михаил Горбачевның киңәшчесе итеп билгеләнә, ләкин 1991 елның ноябрендә пенсиягә китә.

Соңгы елларда Рәфыйк Нишанов Мәскәүдә яши. 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин аны Александр Невский ордены белән бүләкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100