news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Google Россиядә түләүле кушымталарны йөкләтеп алуны һәм яңартуны чикләде

Американың Google корпорациясе Россиядә үз сервислары эшенә чикләүләрне киңәйтте. Аерым алганда, хәзер Россия кулланучылары түләүле кушымталарны йөкләтеп ала һәм яңарта алмый.

«Google Play таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча безнең тырышлык кысаларында Россиядә 2022 елның 5 маеннан түләүле кушымталарның йөкләтеп алуны һәм яңартуны чикләде», диелгән компания сайтындагы хәбәрдә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

10 марттан Россиядә кулланучылар өчен Google кушымталар һәм уеннарны сатып алу, язылу өчен түләү һәм Google Play ярдәмендә кушымтада цифрлы товарларны сатып алу мөмкинлеген сүндерде. Түләүсез кушымталар шул ук вакытта әлегә Play Storeда калган.

Бүген Google платформасы аша түләргә тырышканда система, транзакцияне үткәрмичә, хата чыгара. Белешмәдән күренгәнчә, Россия кулланучылары элек сатып алынган һәм йөкләнгән түләүле уеннардан һәм кушымталардан файдалануны дәвам итәргә мөмкин. Әмма язылуны гамәлдән чыгарганда ул кире кайтмаслык итеп юкка чыгачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100