news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гонконгта торак комплексындагы янгында 13 кеше һәлак булган

Гонконгта янгын Wang Fuk Court торак комплексындагы дүрт бинаны чолгап алган.

ТАСС хәбәр иткәнчә, янгын аркасында 13 кеше, шул исәптән бер янгын сүндерүче һәлак булган, тагын 16 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.

Wang Fuk Court торак комплексы территориясендә тугыз бина урнашкан, аларда 1,9 мең фатир бар. Анда барлыгы якынча 4 мең кеше яши. РИА Новости хәбәр иткәнчә, кайбер яшәүчеләр уттан котылу өчен бинаның түбәсенә менгән. Бинада шулай ук якынча 14 йорт хайваны калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot