Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гонконгта мозаикада Казанның «Кол Шәриф» мәчетен сурәтләгәннәр

Гонконгта (Кытайның махсус административ районы) билгесез автор Казанның «Кол Шәриф» мәчетен мозаикада сурәтләгән. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында сөйләде.
«Гаҗәеп нәрсәләр якында гына... дөресрәге, меңләгән километр ераклыкта. Гонконг урамында менә шундый мозаикага тап булдым. Таныйсызмы? Күрәсең, автор Кол Шәриф мәчетенең матурлыгына сокланган һәм аны һәркем күрергә тиеш дигән карарга килгән», - дип язган Галимова.
Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» мәчете 1996-2005 елларда төзелгән. Ул Казанның һәм бөтен Татарстанның төп җәмигъ мәчете.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз