Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гомумшәһәр өмәсе Татарстан башкаласында 19 апрельдә узачак
Яз иртә килү сәбәпле, шәһәр хакимияте Казан территориясен гадәти хәлгә китерү өчен – 19 апрельдә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрү турында карар кабул итте. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Өмәне иртәрәк чорга күчерү турындагы карарны хуплыйм. Мин кичә дә шәһәрне йөреп кайттым: якшәмбе көн булуга карамастан, кешеләр эшләделәр һәм җыештырдылар. Ләкин кыштан соң тәртип урнаштырырга кирәк. Эш күп, сез аны күрәсез һәм беләсез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр хезмәтләре урам-юл челтәрен һәм парк территорияләрен җыештыра башлаган инде. Алар урамнарны тузаннан чистарта, юлларны, җир асты һәм җир өсте кичүләрен юа, чүп-чар җыя, эрүен тизләтү өчен кар калдыкларын тарата. Эшләр күләме шактый зур.
Илсур Метшин сәнәгать оешмалары, уку йортлары, идарәче компанияләр, медицина оешмалары җитәкчеләрен, бина милекчеләрен территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә өндәде.
«Безгә, күнеккәнчә, бөтен дөнья белән чыгарга, җыештырырга һәм тәртип урнаштырырга кирәк. Һәм яңа җәйге сезонны, ә иң мөһиме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын – чистартылган һәм чиста шәһәр итеп каршы алырга кирәк. Май бәйрәмнәре башына, апрель аенда без яхшылап җыештырырга тиеш, барыгызның да кушылуын үтенәм», – диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел икеайлык чорында шәһәрне санитар чистарту буенча гомуми мәйданы 22,5 млн кв.м, 17 млн кв.м яшел зоналарны һәм 5,8 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китерделәр. Полигоннарга 294 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз