news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге “Ил бәрабәренә сыйфатлы белем бирү” форумы нәтиҗәләрен белдерде

Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге рәистәше Игорь Бикеев журналистларга форумда нинди мәсьәләләр күтәрелүе турында белдерде

  (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында, Пензада узган Гомумроссия халык фронтының “Ил бәрабәренә сыйфатлы белем бирү” форумы нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе булды. Анда Татарстан Республикасыннан да делегат катнашты. Искәртеп узабыз, форум 14-15 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды.

Икътисад, идарә һәм хокук институты ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге рәистәше Игорь Бикеев журналистларга форумда нинди мәсьәләләр күтәрелүе турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, соңгы ике дистә елда мәгариф өлкәсендә Россиянең күпгасырлык тарихында төрле буын педагоглары ирешкән күп нәрсәләр югалтылды. Әмма соңгы елларда җитди үзгәрешләр булды, ниһаять, мәгариф проблемасына игътибар иттеләр. Педагоглар күбрәк эшли башлады, йөкләмә артты, шул ук вакытта алар икътисад буенча уртача дәрәҗәдә хезмәт хакы ала. Форумда 5 дискуссия мәйданчыгы оештырылган, анда һәркем үз проблемаларын белдерә алды, дип билгеләп үтте Игорь Бикеев. Аннары бу проблемалар эшкәртелеп, фронт лидеры Владимир Путинга тапшырылган. Форумда Россия мәгарифен үзгәртеп кору буенча меңнән артык төрле тәкъдим белдерелгән.

В. Путин мәгариф киңлеге берлеген булдыру тәкъдиме белән килеште, чөнки күп кенә мәктәпләрдә төрле әзерлек системалары кулланыла, дип белдерде спикер. Укучы, бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә, укуын соңгысында дәвам итәргә әзер түгел.

Форумда мәгарифтәге бюрократия турында сүз кереп киткәч, хисап алып баруга шикаятьләр белдерелде, дип белдерде проректор. Электрон документ әйләнешен кертү, бер яктан, эшне җиңеләйтсә, икенчедән, мөрәҗәгатьләр саны, хисап язу берничә мәртәбә артты, дип билгеләп үтте ул.

Форумнан соң, Владимир Путин мәсьәләләр исемлеген төзеде, аннары алар үтәүчеләргә җиткереләчәк. Ярты ел эчендә министрлыклар һәм ведомстволар мәсьәләне тикшерергә һәм бер карарга килергә тиеш. Белем бирү процессында кайбер үзгәрешләрне 2015 елның 1 сентярендә үз көченә кертү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100