Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гомумауропа телләр стандартлары һәм татар теле
Гомумауропа телләр стандартлары һәм татар теле
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Бүген бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында «Гомумауропа телләр стандартлары һәм татар теле» дигән темага «түгәрәк өстәл» үтте. Ул алман телен саклап калу һәм үстерү тәҗрибәсе үрнәгендә, гомуммәдәниятле дөнья киңлекләрендә татар телен саклап калу һәм үстерү юлларын эзләү һәм милли телнең абруен күтәрү максатында оештырылды. Бу эшлекле сөйләшүдә тел галимнәре, мөгаллимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре һәм башка зыялылар катнашты.
«Түгәрәк өстәл» Новосибирски татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Россия Фәннәр академиясенең Филология институты аспиранты Мөдәррис Абакировның «Татар телен саклап калу һәм үстерү. Ауропа телләр портфелен Татарстан өчен куллану» дигән проектын галимнәр һәм җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү формасында үтте. Бу проект дөнья киңлекләрендә алман телен саклап калу һәм үстерү тәҗрибәсенә таянып эшләнгән. Шуңа күрә «түгәрәк өстәл» сөйләшүендә Алманиядән килеп катнашкан тел белгече Анке Пабстның фикерләре «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар өчен аеруча кызыклы булды. Ул әлеге проектны татар телен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшнең бер варианты буларак карарга тәкъдим итте.
Татар телен саклап калуга багышланган бу сөйләшү үзенчәлекле башланып китте: Казакъстаннан килгән 5 яшьлек рус кызы Варя Семенова баянга кушылып, саф татар телендә ике җыр башкарды. Бу әлеге проектның тормышчанлыгына ишарә иде.
Ә проектның үзенә килгәндә, аны гамәлгә ашыру биш этапка бүлеп күзаллана. Беренче этапта Ауропа телләр портфелен Татарстанга иңдерү карала. Икенче этапта Казанда Г.Тукай исемендәге тел үзәге ачу һ.б. гамәлләр планлаштырыла. Өченче этапта исә Г. Тукай үзәкләрен Россиянең эре шәһәрләрендә һәм чит илләрдә ачу тәкъдим ителә. Соңгы этапта инде «Татар телен белә» дигән критерийне кертү күзаллана. Кыскасы, әлеге проект татар телен гамәлгә кертүгә кулай шартлар тудыручы бер вариант буларак күзаллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз