Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә бәяләр кимү фонында Казанда икенчел торак бәяләре тотрыклы булып кала
Россиядә әзер торак сатуның уртача бәясе соңгы ярты елда 7 процентка диярлек төшкән – 4,58 миллион сумнан 4,29 миллион сумга кадәр. Мондый мәгълүматларны «Этажи» федераль компаниясе аналитиклары тәкъдим иткән. Аларны «Известия» китерә.
Бу соңгы биш елда күзәтелгән иң сизелерлек кимү: моңа кадәр икенчел торакка бәяләр тәкъдим артыннан арта килде, ә бәяләрне җайга салу озакка сузылмады һәм 2-3 проценттан артмады.
Соңгы ярты елда бәяләр барыннан да ныграк Ростов Донда (-15 процент), Краснодарда (-12 процент), Пермьдә (-11 процент) һәм Красноярскида (-7,5 процент) кимегән. Шул ук вакытта Мәскәүдә һәм Казанда әзер торакның уртача бәясе тотрыклы булып кала.
«Этажи» компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов аңлатканча, икенчел торак базары классик законнарга карамастан үсә: ихтыяҗ кимесә дә, тәкъдим һаман арта бара. Әмма килешүләрнең реаль бәясе кими, чөнки ихтыяҗ күбесенчә сатулашу мөмкин булган объектларга туры килә.
Эксперт фаразларына караганда, якындагы ике-өч айда Россиядә реаль сатуның уртача бәясе тагын 3-4 процентка кимергә мөмкин, чөнки бүгенге базар ставкалары белән ипотека алырга әзер булган сатып алучылар саны бик аз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз