news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гомерне ун елга озайту ысулы билгеле булды

Белгечләр фикеренчә, сәламәтлек өчен файдалы булган гадәтләр гомер озынлыгына уңай тәэсир итә ала.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Гомерне ун елга озайту ысулы билгеле булды. Бу хакта Гарвард һәм Амстердам университетлары галимнәренең British Medical Journal басмасына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Галимнәр егерме елдан артык 100 мең кешенең сәламәтлеге торышын күзәткән. Тәҗрибәне башлаганда, күзәтүдәге кешеләргә 50 яшь булган. Белгечләр тикшеренүдә катнашучыларның гомер озынлыгына игътибар иткән.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту, алкоголь, азык-төлек составында май яки шикәр күп булган азык-төлек куллану, түбән физик активлык һәм артык авырлык гомер озынлыгына тискәре тәэсир итә.

Шул ук вакытта тикшеренүчеләр физик яктан актив һәм дөрес тукланган, тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан тулысынча баш тарткан, шулай ук нормаль авырлыкка дучар булган хатын-кызларның 84,4 ел яшәүләрен ачыклаган. Әгәр дә бу гадәтнең берсе генә булмаса гомер озынлыгы 73,7 ел тәшкил иткән.

Ир – атлар арасында бу күрсәткечләр 81,1 ел һәм 73,5 ел тәшкил итте, дип билгеләп үтә агентлык.

news_right_1
news_right_2
news_bot