news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гомер озынлыгы һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвешенә бәйле түгел - галимнәр

Тикшеренүчеләр биологик картаюга геннарның тәэсир итүен ачыклаганнар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Вакытыннан алда картаю кайбер кешеләрнең геннарына салынган, шунлыктан дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну – болар берсе дә тәэсир итми, дип хәбәр итә The Guardian Калифорния университеты белгечләре мәгълүматына сылтама белән.

Галимнәр Европа һәм АКШтан 13 мең кешенең ДНКсына анализ ясаганнар, шулардан 5 процентының вакытсыз үлеме нормадан 50 процентка артык булуы билгеләнгән. Тикшеренүчеләр биологик яшьнең картаюына геннар тәэсир итү нәтиҗәсенә ДНКны метиллаштыру методы аша тикшереп ирешкәннәр.

Галимнәр сүзләре буенча, 60 яшьлек иртә картайган ир-атның вакытсыз үлеме әлеге 5 процентка кермәгән тәмәке тартучы яшьтәшенекенә караганда 15 процентка югарырак.

Галимнәр тикшерүләренең картаю тизлеген акрынайтучы алым табуда ярдәм итүенә өметләнүләрен белдерәләр.

"Әлеге хыялны тормышка ашыруда яхшы хәбәр бу", — дип билгеләп үткән галим Стив Хорват.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot