Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гомер буе белем алып яшәргә кирәк - мөфти Казан ислам университетын тәмамлаучыларга
Барлыгы 67 яшь белгеч уку йортын тәмамлау турында диплом алган.
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Бүген Казан ислам университетында чыгырылыш кичәсе булып узды. Уку йортын тәмамлау турында быел 67 яшь белгеч диплом алды. Алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
67 яшь белгечнең 13енә кызыл диплом тапшырылды. Шунысы да игътибарга лаек: хатын-кызлар һәм ирләр төркемнәре кеше саны буенча бертигез диярлек. Үзенең тәбрикләү сүзендә мөфти хәзрәтләре белем алуның әһәмияте турында сөйләде һәм алган дипломнарда тукталып калмаска өндәде. "Алынган диплом - ул бары кеше укый башлаган дигән билге генә. Гомер буе белем алып яшәргә кирәк. Раббыбыз шушы юлда тырышлыкларыгызны кабул итсен һәм аны дәвам итәргә насыйп әйләсен", - диде мөфти.
Мөфтинең урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин үз чиратында белем йорты чыгарган белгечләрнең югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен ассызыклап үтте. "Без дин әһелләрен генә түгел, татар мөселман зыялыларын әзерләү өстендә эшлибез. Һәм безнең вузны тәмамлап чыгучылар белемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән дин кардәшләребезгә һәм башка дин вәкилләренә үрнәк булып тора, дәгъват күрсәтә", диде мөфти урынбасары.
Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты киңәшчесе Айнур Солтанов та бар иде. Ул дин белгечләренең бүгенге көндә дини оешмаларда гына түгел, башка чиктәш өлкәләрдә дә кирәклеге турында сөйләде.
Алга таба сүз тантананың сәбәпчеләре - Казан ислам университетын тәмамлаучыларга бирелде. Аларның барысы исеменнән 77 яшьлек Әмирҗан хәзрәт Якупов чыгыш ясады. Ул остазларга рәхмәт әйтте һәм курсташларын укуны дәвам итәргә чакырды.
- Быел Казан ислам университетының көндезге бүлеген - 9, кичке бүлекне - 10, читтән торып уку бүлеген 48 кеше тәмамлады. Университет өчен бу - 7нче чыгарылыш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз