news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли

Биредә чигелгән тукымалар, аяк киемнәре, берничә төрле татар милли костюмы, җиһазлар бар.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Гомель шәһәрендә "Күп төсле татар милли мәдәнияте" күргәзмәсе ачылды. Бу турыда "Гомельские ведомости" басмасы хәбәр итте.

Күгәзмә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Гомельдәге Румянцевлар һәм Паскевичлар сараеның көнчыгыш өлешендә оештырылган. Ике залда ике йөзгә якын уникаль экспонат урын алган. Биредә чигелгән тукымалар, аяк киемнәре, берничә төрле татар милли костюмы, җиһазлар бар. Шулай ук каллиграфия сәнгате, мөселман көнкүреше символлары, картиналар да күрсәтелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспозициядә төрле статустагы хатын-кызлар кия торган дистәләрчә изү үрнәге дә куелган.

Хәзерге заман татар рәссамнары бүләк иткән картиналар Гомель сарай-парк ансамбле өчен бик зур кыйммәткә ия, дип яза җирле басма.

Күргәзмә 12 августа кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot