news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлзада Сафиуллина: Мәчетләрдә мөнәҗәт башкаручы ансамбльләр булырга тиеш

Рухи мирасны саклап калу өчен без тамырга ябышырга тиеш, ди ул.

Гөлзада Сафиуллина: Мәчетләрдә мөнәҗәт башкаручы ансамбльләр булырга тиеш

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина фикеренчә, рухи мирасны саклап калу өчен мәчетләрдә мөнәҗәтләр башкаручы ансамбльләр булырга тиеш.

«Рухи мирасны саклап калу өчен без тамырга ябышырга тиеш. Һәр мәчет каршында мөнәҗәтләр ансамбле оештырырга кирәк. Мөнәҗәтләр, бәетләр генә түгел, монда безнең фольклор, халык авыз иҗаты да булсын иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов рухи мирас белән диннең бәйләнеше турында әйтте.

«Мөселман кешесе музыка коралында уйный, мөнҗәтләр укый икән, кемнәрдер ярамый ди. Коръәнне укып чыгыгыз, кайда музыка ярамый дип язылган? Әлбәттә, ярамый торган музыка бар. Анда әлләниләр җырлыйлар. Матур музыкага салынган мөнәҗәт, бәет булса, без аларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Мөселман җырлар да бышкара, спорт белән дә шөгыльләнә, азан да әйтә, намазын да укый - бөтен яктан килгән булырга тиеш», – дип аңалатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100