news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлзада Руденко ире белән Чаллыда тавыш бирде

Гөлзада Руденко ире белән Чаллыда тавыш бирде
Фото: Лилия Гатина

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә үзенең гражданлык бурычын үтәде. Сайлау участогына ул иртән иртүк ире белән килде.

Музей-тыюлык генераль директоры өч көн тавыш бирүнең уңайлы булуын билгеләп үтте.

«Әлбәттә, РФ гражданины өчен күпкә уңайлырак, чөнки теләсә кайсы буш вакытта тавыш бирү мөмкинлеге бар: җомга, шимбә һәм якшәмбе – кеше үз вакытын исәпли, сайлау участогына килә һәм тавыш бирә ала торган көннәр», - диде Руденко.

Фото: © Лилия Гатина

Александр Руденко барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде. «Иң мөһиме, һәммәгезгә дә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар теләп калам», - диде ул.

2051нче сайлау комиссиясе рәисе Наталья Абросимова сүзләренчә, сайлаучылар өч көндә дә тавыш бирүдә актив катнашкан. Кешеләр моның мөһим икәнен аңлый, дип искәртте ул.

«Бу участокта 1195 сайлаучы исәпләнә, аларның бер өлеше өендә тавыш бирде, бүген дә сайлау участокларына килү мөмкинлеге булмаган кешеләрнең өйләренә барырга ниятлибез: алар – инвалидлар, өлкән яшьтәгеләр, шулай ук хәзерге вакытта үзләрен начар хис итүче һәм участокларга килеп, үзләренең гражданлык бурычын үти алмаучылар», - диде 2051нче участок сайлау комиссиясе рәисе.

Фото: © Лилия Гатина

Искәртеп узабыз, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.

Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.

Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Материал Лилия Гатина катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100