news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Закирова яшь язучылар иҗатлары турында тәнкыйть сүзе ишетүдән курка дигән фикердә

«Идел» журналы исемнәре бөтенләй әдәбиятта күренмәгән язучыларны барлау өчен «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясен башлап җибәрде.

Гөлүсә Закирова яшь язучылар иҗатлары турында тәнкыйть сүзе ишетүдән курка дигән фикердә
Рамил Гали

«Интертат» Вконтакте төркеменең туры эфирында уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова бүгенге көндә татар әдәбиятына сәләтле яшьләр килә дигән фикердә. Аларда иҗатлары турында тәнкыйтьне кабул итмәү бар, ди баш мөхәррир.

«Яшь буын язучылары үзләренең язганнарын социаль челтәрләргә куя да шуның белән канәгатьләнә. Әсәренең никадәр камил булуы турында уйлап та тормый. Әсәр журналда басылып чыккач, аның турында тәнкыйть сүзләре дә ишетергә мөмкин. Яшь язучыларда бераз эчке курку бар», – ди ул.

Яшь язучыларның әсәрләре журналда басылуы күпмедер дәрәҗәдә аларның үзе өчен җаваплылыкны арттыра дип саный мөхәррир.

«Идел» журналы исемнәре бөтенләй әдәбиятта күренмәгән язучыларны барлау өчен «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясен башлап җибәрде. Әлеге проект яшь язучыларга иҗат мәйданы бирүдән гыйбарәт. Монда яшь категориясе 14 яшьтән 35 яшькә кадәр.

«Мөхәммәд Мәһдиев тә 40 яшьтә генә яза башлаган. Башлап язучы ничә яшьтә булуына карамастан ул яшь язучы санала. «Яңа исем» иҗат лабораториясенә 50ләп каләм чарлаучы теркәлде, алар һәрберсе остазлар белән эшли», – ди Гөлүсә Закирова.

Гөлүсә Закирова туры эфирда барган әңгәмәдә «Идел» журналы үткәрә торган «Әдәби суд» турында да сөйләде. Әлеге проект өчен халыктан шелтәләү дә булганын әйтте.

«Әдәби суд»ны милләтне артка җибәрү, тәнкыйтьләү дип кабул итүчеләр дә булды. Ул без башлап җибәргән проект түгел. Һади Такташлар, Сибгат Хәкимнәр вакытында башланган. Ул заманда «суд» бик кызу барган. «Әдәби суд» – чын иҗади лаборатория, аның асылы шунда. Әлеге проектның максаты да яшь язучыларны популярлаштыру, таныту. тәнкыйть аша каләм чарландыру, яхшырак язу өчен мөмкинлекләр бирү дип аңларга кирәк», – диде Гөлүсә Закирова.

«Әдәби суд» Татар китабы йортында ачык форматта уза, анда теләгән һәр язучы, шагыйрь катнаша ала. Аның язмасын Youtube хостингына да урнаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100