news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Закирова: Татарстан - күрмәүчеләр өчен милли телдә күп китап чыгаручыларның берсе

Гөлүсә Закирова: Татарстан - күрмәүчеләр өчен милли телдә күп китап чыгаручыларның берсе

Татарстан күрмәүчеләр өчен милли телләрдә Брайль шрифты белән китап бастыру буенча иң алдынгы республикалардан санала.

«Белүемчә, Брайль шрифты бөтен телләрнеке юк та. Ул яктан караганда, Татарстандагы күрмәүчеләрнең хәле яхшырак – татарча китаплар да, аудио да бар. 1936 елларда, күрмәүчеләрнең тырышлыгы белән, тел белгече, тюрколог Галимҗан Шәрәф белән сукыр юрист Александр Бирилев Брайль шрифтын татар алфавитына яраклаштырган», – дип сөйләде «Татар-информ»га Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова.

«Башкортларда да яхшы басыла. Чувашныкы күп басылмый. Удмуртныкы да күп басылмый. Мариныкын күргәнем булмады. Татарстан – бу яктан иң алдынгысы», – дип санап үтте ул милли телләргә бәйле вазгыятьне барлап. 

Татарстан Республикасының Сукырлар китапханәсенә бу җәһәттән регионнардан да мөрәҗәгать итәләр. «Тывадан, Хакасиядән мөрәҗәгатьләр булды – булыштык. Брайль шрифтында чечен алфавиты күптән түгел генә барлыкка килде – аларга да безнекеләр консультация бирделәр», – диде Гөлүсә Закирова.

Татарстанда яшәүче башка милләт кешеләренә үз телләрендә Брайль ширфты белән басылган китаплар кирәк була калса, китапханә үзара алмашу юлы белән, башка регионнардан соратып кайтарып бирә ала. Башка республикада яшәүче татарлар сораса да, ул республикадагы китапханәләр аша җибәрелә.

«Татар телендә чыккан китапларны Башкортстанга да, татарча китап укучылар булган башка регионнарга да җибәрәбез. Ульяновск, Пермь, Чиләбе, Екатеринбургтан сорыйлар – үзләренә күчереп алу мөмкинлеге белән аудиокитаплар җибәрелә. Әмма регионнарда татар телен белүчеләр сирәгәя», - ди Гөлүсә Закирова.

Татарстан Сукырлар китапханәсе төрле елларда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н, Тукай шигырьләрен, Әмирхан Еники хикәяләрен Брайль шрифты белән бастырган. Соңгы елларда Зифа Кадыйрова, Гөлчәчәк Галиева, Мәдинә Маликова китаплары, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабы, «Туташ» романы бастырылган. Разил Вәлиев, Мөхәммәт Мирза шигырьләре басылган. Күрмәүчеләр арасындагы һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗаты да китап итеп бастырыла.

  • Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия сукырлар җәгыятенең атказанган хезмәткәре, татар телендә бердәнбер тифлокомментаторы Гөлүсә Закирова белән әңгәмә «Интертат»та чыкты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100