Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлүсә Закирова күрмәүчеләргә спектакль күрсәтүнең Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләгән

Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, «Особый взгляд» программасы кураторы Гөлүсә Закирова «Таврида» арт-кластеры кысаларында театр киңлеген күрмәүчеләр өчен яраклаштыруның Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләгән.
«Гөлүсә Закирова «Меганом» академиясенең җәйге мәктәбендә инклюзив театр арт-мәктәбе эксперты буларак катнашты. Ул театр киңлеген күрмәүчеләр өчен яраклаштыру турында «Күренмәгәнне күрү» лекциясен укыды. Лекция барышында күзләре начар күрүчеләр өчен театр тирәлеге булдыру үзенчәлекләре, тифлокомментарийлар һәм тактиль программаларны оештыру турында сөйләде», – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
Шулай ук тифлокомментарий нигезләрен аңлаткан осталык дәресе дә үткән.
Әлеге чараларда Татарстан тәҗрибәсе киң яктыртылган.
- Гөлүсә Закирова «Особый взгляд» программасы грантлары кысаларында татар театрларында спектакльләрне күрмәүчеләр өчен яраклаштыра. Аның катнашындагы мондый спектакльләр Камал, Кариев, «Әкият» курчак театры һәм башка театрларда үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз