news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Шаһбан «Сиңа атап яздым» дигән яңа шигырь китабын тәкъдим итте

«Бу китапта шигырьләрнең күбесе мәхәббәт турында», – диде шагыйрә.

Гөлүсә Шаһбан «Сиңа атап яздым» дигән яңа шигырь китабын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсе»ндә шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның «Сиңа атап яздым» исемле яңа китабын тәкъдим иттеләр. «Сиңа атап яздым» – шагыйрәнең өченче шигырьләр китабы. Ул 1500 тираж белән чыккан. Аларның күбесе мәхәббәт темасына багышланган. Моңа кадәр Гөлүсә Шаһбан «Күңел эретерлек сүзләр бар», «Кабатланмас безнең сөюләр» исемле шигырь китаплары чыгарган иде.

«Минем алтмышлап җырым бар. Аларның һәммәсе дә хит дәрәҗәсендәге җырлар. Шигырьләрем дә халыкка шул җырлар аша танылды. Укучыларым җырларым аркылы иҗатымны якын итте, яратты. Мин моны кайчандыр эшләгән яхшылыкларым өчен Аллаһы Тәгалә үземә дә изгелек итеп кайтара дип кабул итәм», – дип сөйләде Гөлүсә Шаһбан.

Очрашуга студентлар, Гөлүсә Шаһбанның иҗатын яратучы өлкән буын вәкилләре, танылган кешеләр дә килгән иде. Гөлүсә Шаһбанның ире – җырчы Закир Шаһбан хатыны язган «Син минем иң соңгы сөюем», «Кабатла син минем исемне» җырларын җырлады.

«Аның һәрбер шигырен иң беренче булып тыңлаучы да, бәя бирүче дә, тәнкыйтьләүче дә – мин. Ул чыннан да зур казанышларга иреште. Китаплары укучылар тарафыннан бик әйбәт кабул ителә. Социаль челтәрләргә Россиянең бөтен төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә язалар. Мин аның өчен бары тик шат кына», – диде Закир Шаһбан.

  • Гөлүсә Шаһбан танылган эстрада артистлары башкара торган «Бәхетле булырга беркайчан соң түгел», «Бер пәп итеп үпкәннән», «Нәрсә җитми сиңа күңел?», «Юри генә», «Җир йөзеңдә барлыгыңны белү җитә», «Әгәр сине очратмасам», «Әгәр яңадан тусам» һ.б. җырлар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100