Минем дипломым буенча төп белгечлегем – инглиз теле укытучысы. Инглиз телендә басым баланы сөйләм теленә өйрәтүгә бирелә: әңгәмә кору, шул телдә фикер белдерү. Ә без татар телендә – грамматика, грамматика. Миңа китап язучылар турында «нәрсә аптырыйсың, алар бит фән кешеләре» диләр. Фән кешеләре дә безнең белән бер республикада яшидер бит?! Аларның да балалары, оныклары бардыр. Алар бункерда ятмыйдыр бит инде?!
Әдәбият дәреслегендәге әсәрләр – мораль яктан шуның кадәр искергән әсәрләр. Мин ул дәреслек белән улымны татар теленә тарта алмыйм. Ул Лилия Гыйбадуллинаның «Блогер» хикәясен ябышып ятып укыды, Алмаз Гыймадиевның «Селфи таягы»н укыды. Рөстәм Галиуллинның үсмерләр өчен язылган китаплары бар. Мин шуның белән генә тарта алам...
Мәсәлән, дәреслектә «Алтын китмән» дигән әкият бар. Улым: «Китмән нәрсә ул?» дип сорый. Хәзер китмәннең нәрсә икәнен авылда да белмиләр, чөнки бакчаларны трактор сукалый. Шундый искергән әсәрне ничек әдәбият дәреслегенә кертеп була?!
Тагын бер фикерем бар. Мин Әтнә театрында эшлим. Минем инанган фикерем: бүгенге көндә татар телен саклап кала алган, әдәбиятыбызны пропагандалый алган инструментларның берсе – театр. Куелыш буенча каршылык, тәнкыйть сүзләре булырга мөмкин. Әмма бала әти-әнисе белән татар театрына килә икән, алар аннан татарлыкны сеңдереп кайталар.
Быел «Гаилә елы» уңаеннан театрларда Гаилә абонементлары да эшли, ташлама белән бара алалар (Гөлүсә молодец – ипләп кенә Мәдәният министрлыгы акциясенә реклама ясап алды. – авт.) Хәзер мәктәпләрдә мәктәп театрлары эшли, алар ел саен спектакльләр чыгара. Безнең Әтнә театры балалар театрлары арасында Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестивален булдырды. Иганәчеләребез ярдәмендә җиңүче театрлар 50 мең сумга кадәр бүләкләр ала. Без һәр катнашучыга Әтнә театрына 3 урынлык сертификат бирәбез (Тагын молодец – үзе эшләгән Әтнә театры проекты турында Марат Әхмәтовка мәгълүмат биреп алды. – авт.)
Бүген сәхнәдә спектакль уйнаган бала иртәгә әти-әнисе белән спектакльгә килә. Мин аларны ел буе күзәтәм: алар безнең тугры тамашачыга әйләнә. Гаиләсе белән татар театрына йөргән кешедә милли рух уянмый калмый. Без мәктәп театрлары белән аралашып яшибез. Матди-техник проблемаларга тукталмыйм. Аларның иң зур проблемаларының берсе – репертуар. Аларның кулында бүген алып куя алырлык драма әсәрләре юк. Бу – андый әсәрләр язылмый дигән сүз түгел.
Без үскәндә «Пионер сәхнәсе» дигән кечкенә генә китаплар бар иде. Анда кечкенә генә пьесалар иде. Алар мәктәп сәхнәсе өчен куярга яраклы әсәрләр иде. Алар китапханәдә бар, ләкин инде фикер ягыннан искергән. Мин белгән заманча китаплардан – Илгиз Зәйниевның «Бәби» китабы, Ркаил Зәйдулланың «Сары кирмән хәзинәсе». Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» китабында – өйрәнчегрәк әсәрләр.
Очрашуда яңгыраган тәкъдим-фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.