news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Батталова «Көндәлек» пьесасы турында: Артистлар вакыйганы йөрәкләре аша үткәрде

Гөлүсә Батталова «Көндәлек» пьесасы турында: Артистлар вакыйганы йөрәкләре аша үткәрде
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итте.

«Көндәлек» пьесасы узган ел көзен Казан мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде. Бу әсәрнең сәхнәгә беренчел куелуы, «Апуш» студиясе шәкертләре дә драматик әсәрне тәүге тапкыр сәхнәләштерә», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Әлеге әсәр Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» драматургия бәйгесе өчен махсус язылды. Бу пьеса нигезендә – гаиләбез тарихы. Төп герой Равил – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. Спектакльдән соңгы хис-кичерешләр шундый көчле! «Апуш» студиясе артистларының ихлас уены, вакыйгаларны үз йөрәкләре аша үткәрә белүләре сокландырды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгында балалар катнашында әлеге спектакльнең дөнья күрүе олы мәгънәгә ия», диде пьеса авторы, язучы Гөлүсә Батталова.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

Премьераны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина һәм бик күп башка иҗатчылар һәм кунаклар карады.

«Апуш» мондый җитди материалга беренче тапкыр алына, драматик тарих балалардан да, иҗат төркеменнән дә зур батырлык сорый. «Көндәлек» спектакле безнең өчен «Алмачуар» конкурсында җиңгән пьесаның сәхнәгә чыгуы буларак та кадерле. Чөнки пьеса кәгазь битендә генә калмады, шул арада сәхнәгә дә чыкты. Гөлүсә Батталова сүзләренчә, бер ел элек әле ул әсәр язылмаган да булган. Киләчәктә бу пьесаны профессиональ театр сәхнәләрендә дә күрергә язсын, Спектакльнең гомере озын булсын!» – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Сугыш чоры әби-бабаларыбызның көндәлеген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 37 шәкерт укыды. Алар белән сәхнә теле буенча остазлары Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, вокал буенча – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина шөгыльләнде.

«Көндәлек» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәупова иҗат итте. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. «Тугры бул» җырының композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Сергей Рябинин. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры, музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100