news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлсирин Абдуллина: Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, ул безнең эстрадага да кереп бара

Татарстанның атказанган артисты Гөлсирин Абдуллина хәзерге эстрада, халыкның аңа мөнәсәбәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Гөлсирин Абдуллина: Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, ул безнең эстрадага да кереп бара
Фото: «Татар-информ»

«Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, безнең эстрадага да кереп бара ул. Хәзер җырчылар бик күп, кемнәрдер «шоу» белән, кемнәрдер тавыш белән, кемнәрдер затлылык, сөйләм белән алдыра. Шуңа күрә, тамашачылар төрле кешегә төрлечә барырга мөмкиннәр. Хейтерлар да бар инде. «Иреңне яратабыз, сине яратмыйбыз», диючеләр дә булгалый.

Ир-атларны чыннан да күбрәк яраталар бит. Гадәттә, хейт язучылар – апалар. Үземә шәхси номерыма да хатлар килгәләгәне булды. Баштарак борчылып йөрү бар иде, аннары ияләндем. Язсыннар, бу – мине үстерә генә. Миңа теләсә нәрсә язсыннар, минем гаиләмә, балаларыма, әти-әниемә генә тимәсеннәр.

«Чинак тавышың белән Азатның җырлавын бозасың», «Синең тавышың – «ашыгыч ярдәм» машинасы сиренасы кебек», «Син – карлик» дип тә язалар. Әйе, минем буем кечкенә, ләкин алтын зур булмый ул. Минем ирем чибәр, озын буйлы, матур җырлый. Рәхәтләнеп аңа гашыйк була, үзегезгә карата ала идегез, әмма ул бит мине сайлады», – ди ул.

Татар эстрадасының популяр җырчылары, Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина авторы Фирүзә Гыйниятова булган «Хуҗа&бикә» проектының чираттагы кунаклары булды. Алар белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot