news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлсинә Үлмәскулова: Кыргызстанда Татарстанны хөрмәт итәләр

Гөлсинә Үлмәскулова: Кыргызстанда Татарстанны хөрмәт итәләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Кыргызстандагы татар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында быел 17нче тапкыр катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Форум безнең өчен җыелышу урыны гына түгел. Кыргызстанның татар эшмәкәрләре мәркәзебез Казанга элемтәләрне ныгыту өчен килә. Үзләрендәге яңалыкларны да бирегә алып килә. Башка төбәкләрдән җыелган хезмәттәшләре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә бу чара бик кулай. Форумнан кайткач без Казанда ишеткәннәребезне, күргәннәребезне башка эшмәкәрләргә дә җиткерәбез. Безнең «Волга» дигән клуб эшли. Шунда җыелып фикер алышабыз», – ди Гөлсинә Үлмәскулова.

Кыргызстандагы татар оешмасы җитәкчесе үзләрендәге татарлар тормышындагы яңалыклар хакында да сөйләде.

«Татарстанга барып кайтканнан соң безнең тагын да зуррак эшләр эшлисебез килү теләге уяна. Шундый теләк белән янып йөреп без патриот шагыйребез Муса Җәлилгә стела ачтык. Бу эшне тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка зур рәхмәт. Быел безгә ике тапкыр Татарстан делегациясе килеп китте. Татар эшмәкәрләре белән очрашулар узды. Татарстаныбызны Кыргызстанда татарлар гына түгел, башка халыклар да якын итәләр, хөрмәт итәләр», – дип белдерде форум делегаты.

Гөлсинә Үлмәскулова тагын бер шатлыклары белән уртаклашты. Кыргызстандагы татар оешмасы каршында эшләп килүче «Дуслык» хорына быел «халык» исеме бирелгән. «Казаннан кайткач танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның тууына 120 ел тулу уңаеннан зур чара уздырабыз», – дип алга таба планнары белән дә уртаклашты оешма җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100