news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлшат Шәрапова: Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль ел саен бер баскычка күтәрелә

Гөлшат Шәрапова: Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль ел саен бер баскычка күтәрелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле директоры, Татарстанның халык артисты Гөлшат Шәрапова коллективның «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим итүдә катнашты.

«Һәр артист өчен файдалы, мәгълүмати китап бу. Ел саен бер баскычка күтәрелеп барабыз, биредә ансамбльнең үсеше сурәтләнгән. Ансамбльгә бирелгән Мактау хатлары, артистлар алган дәрәҗәле исемнәрнең документлары да һ.б. урын алды», - диде ул тәкъдим итү кичәсендә.

Аның фикеренчә, һәр эшне җиренә җиткереп чыгар өчен матди яктан тыш, теләк һәм вакыт кирәк. «Зур теләк булса, вакыты табыла икән. Узган ел Айдар абый белән сөйләштек тә, юбилей концертыннан тыш нишли алабыз, дип уйлаштык. 25 ел - түгәрәк дата. Нәтиҗә, йомгак ясаган кебек, ансамбльнең эшчәнлеген китапка җыярга уйладык. Тәвәккәлләп, эшкә тотындык. Китапка материал җыю, туплау минем өчен бик җаваплы булды», - диде.

Гөлшат Шәрапова әлеге коллективта 2003 елдан эшли башлаганын әйтте. «Хәтер сандыгы да, документларда ансамбльнең эшчәнлеге дә сакланылган. Китапта иҗат юлыбыз елларга бүлеп күрсәтелгән. Һәр ел бер бүлекне тәшкил итә. Башлангыч чорда мәгълүмат күп булмау сәбәпле, 1999-2002 елларны берләштерергә уйладык», - дип аңлатты.

«Монда бик төгәл, дөрес итеп фактларны теркәргә кирәк иде, шунлыктан филармониянең кадрлар бүлегендәге архивтан беренче приказларны күтәрергә туры килде. Илһам ага Шакировның юлламасы да урын алды, аның ансамбльне күзаллавы турындагы фикерләре, «Мәдәни җомга» газетасында иң элек игълан чыккан булган. Артистлар нинди таләпләргә туры килергә тиеш һ.б. турында язылган», - диде.

Ансамбльнең иң беренче составын, иң беренче җитәкчеләрен дә күрергә була. «Һәрберсен чакырып, киңәшләштек, сөйләштек. Җылы мөнәсәбәт белдерделәр. Безнең музейның архивында да газеталарда чыккан беренче мәкаләләр сакланган. Айдар абый белән барысын да җыеп, карап чыктык, цифрлы күчермәләрен ясадык», - диде Гөлшат Шәрапова.

news_right_1
news_right_2
news_bot