news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Нигъмәтуллина: Исемнәрнең мәгънәсе тупланган русча-татарча аңлатмалы сүзлек кирәк

Алексей Песошин бу тәкъдимне хуплады.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина татар исемнәренең мәгънәләре тупланган русча-татарча аңлатмалы сүзлек кирәклеген әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

“Исемнәрдә тирән рухи мәгънә ята. Бу өлкәгә игътибар даими булырга тиеш, дип уйлыйм. Халкыбызның исемнәре мәгънәсен күрсәткән яңа русча-татарча аңлатмалы сүзлек булыр дип өметләнәбез. Ул интернетта электрон вариантта булсын иде. Ата-аналар да, баласына исем кушканда, исемнәрнең мәгънәсен аңлар иде”, - диде.

Премьер-министр Алексей Песошин бу тәкъдимне хуплады. “Юстиция, Мәдәният министрлыклары, Министрлар Кабинетының Хокукый идарәсе белән берлектә, бу сорауны карап, электрон сүзлекне раслау өчен тәкъдим кертергә кирәк”, - диде.

Гөлшат Нигъмәтуллина, шулай ук, татар исемнәре язылышында төрлелек проблемасын да әйтте. “Әгәр рус исемлегендә исемнәр бертөрле язылса, татар исемнәрендә тотрыклык юк. Татар исемнәрендә стандартлаштыру, унификация проблемасы бар – аларның татар һәм рус телләрендә язылышы төрлечә”, - дип белдерде.

ЗАГС идарәсе башлыгы яңа исемнәр уйлап табучылар булуын, башка халыклардан да исемнәр күп керүен һәм аларның төрлечә язылуын искәртте. Бер үк кешегә төрле оешмаларда бирелгән документларда да күзәтелә, диде.

“Тел, әдәбият һәм сәнгать институты исем-фамилияләрнең русча-татарча сүзлеген чыгарды. Татар исемнәре системага салынды. Салым хезмәтенә бу материалларын тапшыру өчен, легальләштерергә кирәк”, - дип Гөлшат Нигъмәтуллина Алексей Песошиннан карар кабул итүне сорады.

“Федераль салым хезмәте ярдәмендә бердәм ЗАГС актлары реестрында урнаштырсак, Россиядәге барлык хезмәткәрләр куллана алыр иде, бу, исемнәр язганда, хаталардан качарга мөмкинлек бирәчәк, ЗАГС хезмәткәрләре эшен җиңеләйтәчәк”. – дип белдерде Нигъмәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100