news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлшат Галиуллина: «Мин һәм татар теле» китабы – татар телен өйрәнү өчен бик кулай

Казанның «Ногай» кунакханәсендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, тел белгече Кадрия Фәтхуллованың татар телен үзлектән өйрәнү өчен «Мин һәм татар теле» китабын тәкъдим иттеләр. Галимә Гөлшат Галиуллина китапны тел өйрәнү өчен кулай, бүгенге заман таләпләренә җавап биргән отышлы хезмәтләрнең берсе дип атады.

Гөлшат Галиуллина: «Мин һәм татар теле» китабы – татар телен өйрәнү өчен бик кулай
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте, Дарья Анферова

«Китапта QR-код буенча кереп, аудио текстлар тыңлау мөмкинлеге бар. Һәрбер темага кимендә ике аудио тәкъдим ителә. Ягъни, укучы татар телен өйрәнгән вакытта сөйләм телен тыңлый, аның үзенчәлеген тотып кала ала. Телебезнең үзенә генә хас яңгырашы, җөмлә төзелешен истә калдыра. Китапның беренче битләреннән үк татар сөйләм әдәбе күрсәтелеп бара. «Исәнмесез»дән башлап, ахырга кадәр татар ничек сөйләшкәне күрсәтелгән. Сүз табигый тел агышы турында бара, бу телне ясалма үзләштерү түгел, аны кабул итү күпкә уңайлырак.

Тагын бер үзенчәлек – татар халык авыз иҗатына зур игътибар бирелү. Биредә татар халык әкиятләре, фразеологизмнар белән таныша алабыз. Гомумән, бу китап татар телен өйрәнү өчен бик кулай һәм бүгенге заман таләпләренә җавап биргән отышлы хезмәтләрнең берсе.

Грамматика бирелешенә дә игътибар итәсем килә. Күпләр әйтә инде: «Ни өчен грамматика шулай күп бирелә?» – дип. Бу – үзөйрәткеч, ул һәр шәхеснең таләбенә чыгып бирелә. Грамматика татар галимнәренең соңгы казанышларын исәпкә алып, яңалыкларны истә тотып һәм барлык таләпләргә таянып эшләнгән», – дип сөйләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар тел белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллин.

Галимә Кадрия Фәтхуллованың татар телен үзлектән өйрәнү өчен «Мин һәм татар теле» китабын тәкъдим итү чарасы һәм анда яңгыраган фикерләр турында тулырак «Интертат» сайтында Зөлфия Шәвәлиева язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot