news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Галиуллина: Гомәр Саттаровны «кырыс» дисәләр дә, эчке дөньясы шулкадәр саф иде

«Гомәр ага 50 филология фәннәре кандидаты һәм 9 фән докторы әзерләде. Бу үзе тулаем бер мәктәп икәнен күрсәтә», - диде галимә.

Гөлшат Галиуллина: Гомәр Саттаровны «кырыс» дисәләр дә, эчке дөньясы шулкадәр саф иде
Салават Камалетдинов

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина галим, педагог, тюрколог-ономатолог, публицист һәм шагыйрь Гомәр Саттаров турында истәлекләре белән уртаклашты.

«Гомәр абый көлдерергә дә, елатырга да мөмкин иде. Ул кырыс, усал дип әйтәләр иде. Аның өенә барып йөрергә туры килде. «Усал» дигән Гомәр абыйның өендә розалар үсә иде. Кырыс күңелле кеше шау чәчәк аткан розалар үстерә алыр иде микән? Гомәр абый белән розаларны берничек тә янәшә куя торган түгел кебек иде, әмма аның эчке дөньясы, рухы шул дәрәҗәдә нечкә, саф иде», - диде ул галимнең 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.

Аның әйтүенчә, галимнең татар тел белемендә беренче тапкыр антропонимика тармагын комплекслы өйрәнүгә багышланган «Исемең матур, кемнәр куйган?» хезмәтендә татар исемнәре тарихи лингвистик яссылыкта борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәр өйрәнелә.

«Татар исемнәре ни сөйли?» дигән хезмәте – Гомәр Саттаровның озак еллар буена җыйнап килгән иҗат җимеше. Сүзлек гамәли максатларда күздә тотып төзегәнлектән, киң җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителде. Бүгенге көндә ата-аналарның, исемнәрне теркәү буенча дәүләт оешмаларының, укытучыларның өстәл китабы булып тора. Исем кушканда, һәр татар кешесе беренче чиратта шушы китаптан файдалана», - диде галимә.

Ул Гомәр Саттаровның татар тел белеме һәм тюркологиянең мөһим тармагын тырышлык куеп үстерүен һәм фәнни мәкаләләр, монографияләр язганын искәртте. «Гомәр Саттаров - татар теле гыйлеменең актуаль проблемаларына багышланган 26 китап һәм төрле телләрдә язылган 560тан артык гыйльми мәкалә авторы. Гомәр аганың хезмәтләре фән кыскасында гына түгел, киң җәмәгатьчелеккә билгеле», - диде Гөлшат Галиуллина.

«Казан төрки-татар ономастикасы мәктәбе нигезен үстереп, Гомәр ага 50 филология фәннәре кандидаты һәм 9 фән докторы әзерләде. Бу үзе тулаем бер мәктәп икәнен күрсәтә. Алар дөньяның төрле почмакларында яши һәм бүген дә ономастика өлкәсендә эш алып бара. Мондый мәктәп булдырган галимнәр аз», - дип билгеләп үтте профессор.

Гөлшат Галиуллина фикеренчә, Гомәр Саттаров төрки халыкларның ономастикасын өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галим, аның җитәкчелегендә казах, үзбәк, шор һ.б. төрки халык вәкилләренең гыйльми хезмәтләре язылган. «Бүгенге көндә төрки ономастика өлкәсендә алар нәтиҗәле эшли», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100