news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Голос.Дети» җиңүчесе Казанда авыру балалар белән очрашты

Данил Плужников балалар белән «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә очрашты.

«Голос.Дети» җиңүчесе Казанда авыру балалар белән очрашты
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең яшь вокалисты, «Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоуның өченче сезоны җиңүчесе һәм күп санлы яшүсмерләр музыкаль конкурслары лауреаты Данил Плужников Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

БРКХнең кечкенә пациентлары белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. "Йорт" буенча танышу экскурсиясеннән соң җырчы балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Роналд Макдоналд Йорты»нда мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелә. «Йорт» һәм клиника администрациясе йолдызлы кунаклар (артистлар, рәссамнар, спортчылар) белән кызыклы очрашулар балаларга авыруларга каршы көрәштә көч һәм ышаныч өстәүләренә чын күңелдән ышана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot