news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голодец вузларның кайчан үз базасында мәктәп сыйныфларын булдырачагын әйтте

Россия югары уку йортлары 2018 елдан башлап, үз базасында мәктәп сыйныфларын ача алачагын вице-премьер Ольга Голодец Сочида форумда җиткерде.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары 2018 елдан башлап,  үз базасында мәктәп сыйныфларын ача алачагын вице-премьер Ольга Голодец Сочида Россия инвестиция форумында үз чыгышында җиткерде. Бу хакта " РИА Новости" хәбәр итә.

"Вузларга, мәсәлән, үз базаларында мәктәп сыйныфларын ача алу өчен канундагы чикләүләр җиңелде ", — дип белдергән вице-премьер.
"Киләсе елдан әлеге проблема хәл ителәчәк һәм аерым фәннәр буенча махсуслашкан сыйныфларны югары уку йортлары базасында кертеп булачак. Андый практика бүген бар, әмма әлегә ул системалы хәл ителүдән бигрәк канунны әйләнеп узгандыр", — дип белдерә Голодец.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100