news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голодец Россиянең барлык мәктәпләрен интернет белән тәэмин итәргә кушкан

Вице-премьер сүзләренчә, "бүген интернеты булмаган мәктәп булмаска тиеш”.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Россиянең барлык мәктәпләре интернет белән тәэмин ителгән булырга тиеш, - дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец электрон белем бирүгә багышланган киңәшмәдә. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Утырыш барышында Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Татьяна Синюгина Россиядә 486 мәктәпнең интернетка тоташмаганлыгын, ә 13 меңләбенең киңполосалы интернет белән эшләү мөмкинлеге булмавын җиткергән. Синюгина сүзләренчә, әлеге проблеманы чишүгә өч ел вакыт китәргә мөмкин.

"Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә бу проблема турында фикерләшегез, бездә инде бу булырга тиеш түгел. Ягъни интернеты булмаган мәктәп бүген булмаска тиеш”, дип җиткергән Голодец.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100